Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар бер ай эчендә 100 млн сумга арткан


Ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар 8 процентка, ягъни 404 миллион сумга арткан.

2025 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен гомуми бурычы 100 миллион сумга арткан һәм 10,4 миллиард сумга җиткән, шуларның 4,8 миллиард сумы Казан өлешенә туры килә. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына сылтанып "БИЗНЕС Online" яза.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5–22,3 процентка артты. Бу кискен сикерешне бигрәк тә 43 муниципалитет халкы тоячак, алар арасында 21 шәһәр (Казан һәм Чаллыны кертеп), 15 эшчеләр бистәсе һәм 7 авыл бар. Әлеге җирлекләрдә республика халкының 40 проценттан артыгы — якынча 1,6 миллион кеше яши.

Тарифлар үсә, бурычлар да арта. Узган ел Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты бәяләр күп дигәндә 10,8 процентка арта ала дип билгеләгән иде. Ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар 8 процентка, ягъни 404 миллион сумга арткан: 2025 елның 1 маена республика халкының ТКХ өчен бурычы 10,3 миллиард сум тәшкил итә, дигән иде Татарстан Дәүләт шурасында премьер-министр Алексей Песошин.

  • Татарстанда ипотека бурычлары да арта. 2025 елның 1 гыйнварына булган саннарга караганда, республикада яшәүчеләргә бирелгән ипотека кредитлары 657 млрд сумны тәшкил итә. Вакытында түләнмәгән ипотека бурычлары бер ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан. Республикада яшәүчеләрнең гомуми кредит бурычлары исә 1,12 трлн сум. Вакытында түләнмәгән кредитлар 20 процентка күбәйгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG