Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды

Линар Закиров

Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.

Бүген, 4 июль көнне, Татарстанның Биектау районы мәхкәмәсе прокуратураның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде һәм Бөгелмә районының элеккеге башлыгы Линар Закиров туганнары исеменә рәсмиләштергән мөлкәтенең бер өлешен дәүләт кеременә алу турында карар чыгарды. Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итә.

Узган елның ноябрендә прокуратура мәхкәмәгә Линар Закировның хатынының әтисе исеменә рәсмиләштерелгән Сочидагы фатир һәм йортын, шулай ук әнисе исемендәге ике Porsche Cayenne автомобилен дәүләт файдасына алу турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән иде.

Прокуратура мәгълүматынча, Закиров кайбер күчемсез милекне һәм машиналарны хатынының әти-әнисе исеменә рәсмиләштереп, аларны яшерергә теләгән. Башта дәгъва күләме 60 миллион сум тәшкил иткән, әмма быелның февралендә ул 121 миллион сумга кадәр арткан.

"Коррупциягә каршы тору турындагы кануннарның үтәлешен тикшерү барышында Закиров гаиләсенең күчемсез милек алу өчен тоткан чыгымнары рәсми керемнәргә туры килмәве ачыкланды", — дип белдерәләр Татарстан прокуратурасында.

"БИЗНЕС Online" язуынча, Биектау районы мәхкәмәсе прокуратура таләпләрен өлешчә канәгатьләндергән. Мәхкәмә дәүләт кеременә Казанның Кави Нәҗми урамында әнисе исемендәге фатир һәм сәүдә бинасын, шулай ук Мәскәүдәге фатирны алу турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд Сочида хатынының әтисе исемендәге фатир, җир кишәрлеген һәм торак йортны, шулай ук хатынының әнисе исемендәге Porsche Cayenne автомобилен дә тартып алуны хуплаган.

"Бөгелмәдә әнисе исемендәге фатирны һәм Бөрлек бистәсендә Закировның абые Альберт Газизов исемендәге йортны дәүләт файдасына алу турындагы прокуратура таләбен суд канәгатьләндермәде", — дип ачыклый "БИЗНЕС Online".

Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.

Линар Закиров 28 апрель көнне Бөгелмә районы башлыгы вазифасыннан китте. "Бөгелмә-информ" язуынча, ул бу карарны үз теләге белән кабул иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!